0

Текст песни Сюзанна,АИГЕЛ - INTRO

Кемне бүгеннән аңлыйсың ярты
Сүздән
Аңлыйсың ярты сүздән
Аңлыйсың ярты сүздән?
Өзелгән җырым җебенә
Кем яңа сүз тезгән
Кем яңа сүз тезгән?

Йокылы җаным
Югала
Кара куе төннәрдә
Беркемгә эндәшмим
Беркем дә сөйләшми минем
Телемдә
Бу жирдә
Беркем дә сөйләшми минем
Телемдә

Күктә бөркет булыр
Җирдә азгын эт булыр
Күктән егылыр Икар
Җирдә атасын сатар

Күктә лачын булыр
Җирдә сыртлан булыр
Күктә аккош булу - уен
Җирдә күсе булмау - кыен

Иң мөһиме
Җиңәргә җир тартымын
Җиңәргә җир тартымын
Җиңәргә җир тартымын

Иң мөһиме
Җиңәргә җир тартымын
Җиңәргә җир тартымын
Җиңәргә җир тартымын
Поделиться текстом:
Слова песни INTRO от исполнителя Сюзанна,АИГЕЛ, на нашем сайте вы также можете скачать или прослушать сам трек.
Слушать
Скачать